Четверг, 28.03.2024, 20:21
Приветствую Вас Гость | RSS

КНИЖНЫЙ РАЙ МБОУ "ИСОШ"

Главная » 2011 » Ноябрь » 16 » "Сабантуй" пишет о нас
23:52
"Сабантуй" пишет о нас

http://sabantuy.net/?category=mektep&altname=yazyldy1186my3

Матур үрнәкләр мәктәбе
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге премияләре лауреаты булган Имәнкискә мәктәбендә (Лаеш районы) үзенчәлекле акция узды. Мондый матур үрнәкнең республика күләмендә таралуын теләп, сөенеп кайттым мин быел Алия Шәймөхәммәтова җитәкләгән алдынгы мәктәптән.
"Китапларга мәхәббәтне газета-журналлардан башларга кирәк”, – ди мәктәпнең элеккеге директоры, хәзерге китапханәче Кәүсәрия Гаяз кызы Гаянова. Шул максаттан "Балаларга уку шатлыгы бүләк ит!” дигән акция башлап җибәргән. Үзенең элеккеге укучылары белән очрашып, хәзерге балаларга газета-журналларның бик кирәклеген аң¬латкач, юмартлык күрсәтүчеләр шактый табылган. Бу игелекле эшкә Игорь Коробов, Владимир Михеев, Валентина Аникина, Светлана Васильева, ЗаҺир Мифтахов, Гөлсинә Анисимовалар үзләреннән өлеш керткәннәр. Матур үрнәккә мәктәпнең үз укытучылары да кушылган. Иш янына куш дигәндәй, 33 укучыга газета-журнал бүләк итәрлек акча җыелган. Мәктәптә 69 укучы, димәк, һәр ике баларның берсенә бүләк басма килеп торачак. Гадел булсын, беркем дә үпкәләп калмасын дип, Кәүсәрия ханым аны лотерея итеп уйнатты. Отышсыз калганнарны: "Еламагыз, җаен тагын табарбыз”, – дип юатты. Берәүләргә бүләккә "Ялкын”, икенчеләргә "Пионерская правда”, күбесенә "Сабантуй” газетасы чыкты. Күп балалы Вафиннар гаиләсенә, мәсәлән "Сабантуй”ны укытучылар бүләк итте. Бу гаиләдәге Чулпан, Руфинә, Илназ – газетабызның якын дуслары, яшь хәбәрчеләре булырлар дип ышанып калабыз. Чәнки алар укыган мәктәптә язар¬лык яңалыклар, матур үрнәкләр шактый.
Китапханәче апа яңа уку елында китапханәгә беренче булып кергән тәүге укучыны да хәтерләп калган икән. Икенче сыйныф укучысы Азат Җиһаншин бәйрәмдә нәкъ менә шуның өчен диплом белән бүләкләнде.
Имәнкискә мәктәбе "Китапларга – икенче тормыш” дигән тагын бер файдалы акция башлап җибәргән: һәркем өендәге инде укылган китапларны башкалар да укысын өчен мәктәп китапханәсенә китерә. Альбина Габдуллина, Ильяс һәм Инсаф Сәйфетдиновлар гаиләсе китапларны иң күп алып килүчеләр. Аларга да бүгенге бәйрәмнең истәлеге итеп, диплом тапшырдылар.
Бу матур үрнәкләр шушы мәктәп диварларында гына калмастыр, шәт. Чөнки ул көнне әлеге китапханә бәйрәмендә бирегә махсус семинарга килгән район мәктәпләре китапханәчеләре дә катнашты.

Ә СИН "САБАНТУЙ”ГА ЯЗЫЛДЫҢМЫ ӘЛЕ?
Бәясе 6 айга 175 сум 38 тиен. Индексы 54124.
Просмотров: 1090 | Добавил: Книжныйрай | Рейтинг: 5.0/1
Меню сайта
Форма входа

Поиск
Календарь
«  Ноябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Наш опрос
Счастливы ли вы?
Всего ответов: 84





Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
     
В верх страницы

В низ страницы