Вторник, 19.11.2019, 16:30
Приветствую Вас Гость | RSS

КНИЖНЫЙ РАЙ МБОУ "ИСОШ"

ИНТЕВЬЮ

Мәктәп еллары үзенең күңелле мизгелләре белән истә кала. Бигрәк тә сине аңлый, авыр чакларда ярдәмгә килә торган укытучыларың булганда, дәресләргә аеруча кызыксынып, күңел биреп йөрисең. Миңа биология дәресләре бик ошый. Бу дәресләрне тормыш дәресләре дип атар идем.
 
Укытучым Руфия Хөрмәтовна дәресләрен тормыш белән бәйләп, тәрбияви итеп уздыра. Мин сезне аннан алган интервью белән таныштырам:
-- Руфия Хөрмәтовна, сез безнең укытучыбыз, авыр сугыш елларында тугансыз. Миңа үзегезнең балачагыгыз турында сөйләп китмәссезме икән? -- Бик теләп сөйлим Ирек, тугызынчы класста гына укуыңа карамастан, шулай кызыксына белүең мине бик шатландыра. Һәр сүземне игътибар белән тыңла! 1942нче ел авыр сугыш елы 5нче апрель -- матур язлары. Әни мескен шушы вакытларда Алтынчысын тапкан кызларның. 1942ел илебез өчен, халкыбыз өчен иң авыр елларның берсе. Дөнья тарихында иң әшәке, дәһшәтле сугышларның берсе булган – Бөек Ватан сугышы бара. Ләкин сугыш вакыты дип тормыш тукталмый, бөтен авырлыклары белән дәвам итә. Әнә бит, шушы авыр елның матур апрель иртәсендә дөньяга кеше туган, кыз бала туган, тууның беренче секундларында ук үзенә яшәү, тормыш даулап сөрән кычкырган. Буа районы, Кыр-Тәүгелдесе авылында Хөрмәтулла исемле кешенең, әтиемнең, алтынчы кызы дөньяга килгән. Ләкин шушы коточкыч сугыш аркасында әтиемә үзенең күз нурларыдай балаларын карап үстерергә насыйп булмаган. Сугыш 1941нче елда башланса да минем әтиемә сугышка 1942нче елның 2нче апрелендә китәргә туры килә. Тракторчылар бригадиры булганлыктан аны бронь белән калдыралар. Әтине әнием сугышка киткәндә Кәлти күперенә кадәр 2 күмелеп. Ярдәм сорап кулың сузгансыңдыр: "Үләм, дустым, миңа су бир,” – дип. Әйе, әтием сугыш бетеп килгәндә, Польшаны азат иткәндә, батырларча һәлак булган. Һаваларда очкан аккошларның Каурыйлары җиргә кадалган. Сугыш кырларында үлеп калган Канлы гәүдәләрең кем алган. Әтиемнең канлы гәүдәсен Уфа кешесе Хәсән абый үз куллары белән күмеп калдырган һәм әниемә хат язып салган. Әти үлгәндә, «Әй Шәмсебәдәрем, каласың бит» – дип әйтеп үлгән. Әтидән кара пичәт килгән көнне әни гомере буе газапланып искә алды. "Җиңү көне кара пичәт килгән көннән дә авыррак булды, чөнки исәннәр кайта, ә безнең өмет гомергә өзелгән,”- дия иде.
Сугыш беткән елны миңа 3 яшь була. Ачлык, ялангачлык, юклык үзәкләргә үтә. Минем балачагым булмады дип әйтер идем. Юк булган икән. Сыер асрый идек бит, җәй буе, чөгендер, бәрәңге, кукуруз арасыннан чүп үләннәре җыярга бара идек. "Уф-алла” арбасына үлән тутырыр өчен, дус кызым Рузалия белән уздырыштан чаба-чаба үлән җыя идек, кем күбрәк җыя. Менә шул гөнаһсыз сабый чаклар күңелдә рәхәт булып истә калган. Кыш көне сыер-сарык асларыннан җыелган тиресне өеп барабыз да, яз көне май айларында шуны җиргә таратып, коедан салкын су алып сибеп, йомшарганчы яланаяк таптый идек. Аннан соң агач станнарга салып, кирпеч итеп суга идек, чөнки безнең якта урман юк, шушы кирпечне кыш буе ягулык итеп куллана идек.чакрым җәяү озата барган. Башка сугышка китүчеләр атлы чанада барганнар. Ә әтием белән әнием икесе, бер-берсенә сыенышып-елашып, җәяү атлаганнар. "Ябалак-ябалак кар явып тора иде,” – дип сөйли әни. Бу аларның дөньялыкта тигезлек белән атлауларының соңгы адымнары булган. -- Ирек, ни өчен миннән боларның сөйләтәсең, миңа бик авыр бит (елый). -- Әтине сугышка озатып 3 көн үткәннән соң мин дөньяга килгәнмен. Әнием мин туганга шатланмаган, билгеле. "Кызым, син туганда чиләктәге көлгә төштең, кап-кара булган идең,”- дип көлә иде. Менә шушы сабыйның туганда көлгә төшүен, хәзерге белән чагыштырам да, исләрем китә. Әни әтиемә: "Бусы да кыз булды,”- диеп язган, ә әтием: " Исән- сау сугыштан кайтсам, ун кызым булса да сүз әйтмәс идем,” - дип яза торган булган. Өчпочмаклы хатка әнием тегәрҗеп белән үлчәнгән буемны җибәрә торган булган. "Шәмсебәдәр, дөресен әйткәнгә үпкәләмә, бусын үз күзем белән күрмәгәнгә ахры, бик якын түгел,”-- дип яза торган булган әтием.Ул 1934 нче елгы Мөнәвәрә исемле апамны бик яраткан. Әни гомере буе безгә әти турында гел яхшы якларын гына искә алып сөйли. "Әтиегез бик туры сүзле, эшчән кеше иде. Бик кырыс һәм таләпчән, кулы корыч, теле борыч иде,”- дип, көлемсерәп сөйләп утыра иде әни. Әтиләр 7 ир бала булып үскәннәр, гаиләләре белән көрәшче булганнар. Әтием бик оста итеп гармунда уйнаган, чәчәк белән авырганлыктан, бите шадра булган, шадра йөрәк яндыра, дип шаярырга яраткан. Бер гаиләдән 7 ир-егет сугышка киткән. Ирек, исемнәрен санап чыгыйммы, артык күпкә китеп, сине ялыктырмыйммы? -- Сөйләгез, сөйлә. -- Рәхимҗан, Шәрифҗан, Таһирҗан, Хәсәнҗан, Әхмәдулла, Хөрмәтулла, Рәхмәтулла. Шуларның 5се сугыш кырларында батырларча һәлак булган. Хәсәнҗан абый белән Рәхмәтулла абый гына исән-сау кайту бәхетенә ирешкәннәр. Минем телем бик иртә ачылган. "Мин кайгылы булганмын, әниемнең чын кайгылы көннәрендә туганмын,” – дип, шигырьләр сөйләгәнмен. Туп актарган туфрак асларында Калгансыңдыр әткәй Ничек аякларга салкын тимәгән дә, күгәргән кадаклар кереп, ничек гангрена башланмаган. Яз җитеп, җирләр кибә башлагач, көз көне ялгыш күмелеп калган черек бәрәңгене яланаяк йөреп бакчадан җыя идек, чөнки ашарга юк. Тездән кадәр аяк бата, ә аста боз, шуңа күрәдер инде, балачакта тәнгә чуаннар чыгып җәфалана идек. Аннан җыелган черек бәрәңге белән генә балаларын туйдыра алмагач, әниләр Ялчик дигән чуваш авылына, бездән 15 чакрым ераклыктагы крахмал заводыннан чыккан калдыкны алырга бара торган булганнар. Әни шул черек бәрәңгене табада пешерә иде, таба кайнарлангач, кортлар өскә калкып чыга , без шуны кызыксынып карап утырабыз, пешеп чыккач, сөенә-сөенә ашый идек, ничек ашказаны бозылмаган, ничек агуланмаганбыз, хәзер шуларны уйлап исем китә. Әни әйтә торган иде: " Адәм баласы михнәткә чыдый ул, кызым, рәхәткә генә чыдый алмый,”- дип. Яши-яши әнинең сүзләренең дөреслегенә инана башладым. Хәзерге кебек рәхәт тормышта да, чыдый алмыйча, аракыга, тәмәкегә, наркотик матдәләргә тартылучы адәмнәргә сүз табып булмый
Сугышның соңгы елларында сугыштагы солдатларга ашатырга дип киптерелгән бәрәңге кабыгы җыя башлаганнар. Бәрәңге кабыгыгын кыздырырга дип мичкә тыгабыз. Ягарга утын булмаганга салам яга идек, аның җылысы белән кабык саргаеп кипми, карала. Андый каралып кипкән бәрәңге кабыгын алмыйлар, кире кайтаралар, штраф салалар. Сыер асрыйбыз, сөт-каймак ашый алмыйбыз, чөнки налог, заем түлисе бар. Хәтта кәҗә -- сарык өстенә кадәр налог түләткәннәр. Әни ике смена эшли: көндез фермада салам турата төнлә шунда сыер фермасында каравыл тора. Ферма рәшәткәләре иске, бер төнлә үгезләр ишекләрне ватып, бөтен көтүләре белән уҗымга чыкканнар, барысы да күпкәннәр. Иртәгәсен әни көне буе сыерларга керосин эчереп йөргәнен хәтерлим. Үксеп-үксеп елады: "Балалар, сезне детдомга бирерләр, мине төрмәгә утыртырлар инде,”—дип. Ходайның рәхмәте белән сыерлар үлми калган, әни дә төрмәдән котылган. Ул вакытта сабыйларын калдырып әниләрен төрмәгә утырту очраклары бик күп булган. Көз көне кырга башак җыярга бара идек. Абзал абыйның ат тоягы әле дә аягыма басар төсле, хәзер дә куркып уянам. Кырда коелып калган башакны җыйганга ни өчен куарга кирәк булды икән, хәзер дә шуңа җавап таба алмыйм. Ярхәм абыйның чыбыркы тавышы әле дә колагымда яңгырый, ул безне тау асларыннан кычыткан җыйганга куа иде. Кыйнавын кыйнамады, алай да кара этләрен өстереп мине тешләттерткән иде. Алабутаны уа-уа уч табаннары канап чыга иде. Безне шул ач үлемнән кычыткан һәм алабута алып калды да инде. Хәер, тагын бер мәрхәмәтле үлән бар икән, яшь бәрәңге өлгергәнче "мәчтүрә мәмие” ашап тора идек, хәзер ул үләнне бу якта мәче борчагы диләр. --Ирек энем, тагын дәвам итимме, сине ялыктырмадыммы? -- Сез никадәр авырлыклар күреп үскәнсез, ә мин сезне тыңларга да авырсыныйммы? -- Укырга керер вакытым җитте. 1 нче сентябрьгә яланаяк бардык, чөнки кияргә юк. Нәфисә апа Имамова каршы алды. Авылыбызда 4 класс кына иде. Мин укытучымны бик нык яраттым, бәлки шуңадыр да укытучы булып киткәнмен. 7 еллык мәктәпкә -- Яңа Чәчкап авылына бардык. Һәркөнне 6 чакрым җәяү йөри идек. Анда класс җитәкчем Буреева Рәхилә апаны бик яраттым. Әле хәзер дә исән—сау, хатлар алышабыз. Укытучыларым бик кырыс һәм таләпчән булдылар, рәхмәт яусын аларга. 11 еллыкта укырга дус кызларым белән 10 чакрымдагы Чирки—Кильдураз урта мәктәбенә бардык. Әтинең сугышта үлүенең тормыш юлымда бер уңай ягын күрдем, урта мәктәптә түләмичә укыдым, әтилеләр түләп укыйлар иде. Минем бар хыялым урта мәктәпне бетерү иде, андыйларны дөньяда иң бәхетле кешеләрдән саный идем. Әтиләре үлгәннәргә айга 7 сум 50 тиен акча бирәләр иде, әни шуны тиенләп өй салырга җыйды. "Сез үсеп барыгыз да чыгып китәрсез, мин ишелгән өйдә калыйммы?”—дия иде. Урта мәктәптә иң яратканым, гомер буе йөрәгемнең түрендә сакланучы укытучым Еремеева Җәвидә Шиһаповна. Менә ул кеше иде, ичмаса! Бай белән ярлыны, әтиле белән әтисезне аермый иде. Сугыш беткәннән соң ачлык – ялангачлык , югары уку йортларында укучы юк, укытучылар җитми башлаган. Буада тизләтелгән педкурслар ачылды. Экзамен белән алалар. Мин дә шунда эләктем. Барырга 25 чакрым. Аяк киемнәре тузмасын дип яланаяк кайта идек, шунысы шатлык булды, 23 сум стипендия биреп укыттылар. Еллар авыр, тормыш начар, диеп Яшәүләрдән туктап тормадык. Әти үлде, әни ялгыз, диеп, Кешеләрдән һич ким булмадык. Эшләгәндә көчне кызганмыйча, Җиң сызганып кырда эшләдек, Укыганда инә белән кое казып, Яхшылар рәтеннән төшмәдек. Ике апам мәрхүм, юклыктанмы, Гомерләре кыска булганмы, Икесе дә үлгән, тормаган, Ә дүртебез матур чәчкә булып, Әниебезнең күңел гөлләре күк, Тормыш сукмагыннан атлаган. 1963 нче елны химия – биология укытучысы булырга, читтән торып КГПИ га укырга кердем һәм шул елны мине юллама белән укытучылар җитешмәгән районга, Лаешка җибәрделәр, 3 елга. 1963 нче ел тормышымның Бөреләнгән чәчәк чагыдыр. Укытучы булып эшләгәнем Балалар аңында чагылыр -- тормыш иптәшемне шунда таптым. Беренче мәхәббәт җимешем -- кызым Эльмирам шушында туды. Мәктәп директоры Вәлиев Гаяз Вәлиевичка мин гомерем буе рәхмәтле. Яшь идем (21 яшь), тәҗрибәсез идем, ул мине күп нәрсәләргә өйрәтте. Бу укытучы, бала гына үстереп яткан икән дип уйлый күрмәгез тагын. Мин үземнең эшемне һәм укучы балаларны бик яраттым. Үземә алмашка 8-9 укытучы хәзерләдем. Эшемнән китсәм дә тыныч күңел белән китәм: 42 елдан бирле армый-талмый, прогул ясамый эшләдем. 1987 елда "РФ ның халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исемгә лаек булдым. "Хезмәт ветераны”,"Укытучы методист”,”Ана даны медале” белән бүләкләндем. Дөньяда булган нәрсәләрнең барысын эшләргә тырыштым, үлсәм бер үкенечем кала, уен коралында уйный белмичә үләм. Анысын җәннәттә өйрәтүләренә ышанам. 2002 нче елның 27 нче апрелендә 60 яшьлегемне бик зурлап мәктәптә үткәрдек. Минем җитәкчеләрем искитәрлек, мәктәп директоры Гаянова Кәүсәрия Гаязовнага мин гомерем буе рәхмәтле һәм бурычлы. Ул мине ярты сүземнән аңлый, игътибарлы һәм ихтирамлы, һәрвакыт булышырга әзер. Миннесрур Вагизовна, Фәридә Фәритовна минем кызларым кебек, шундый әйбәт һәм ягымлылар. Безнең коллектив зур булуга карамастан тату һәм бердәм, күзләр генә тия күрмәсен. -- Мин әле дә сафта, әле эшлим, аллага шөкер. 42 ел эшләдем, әле тагын 42 ел эшләрлек энергиям ташып тора. Яшем генә бара, хәер, акыл яшьтә түгел, башта бит. Узган гомерем, үкенечле түгел, Эшләп үттем хәләл көчемә Киләчәктә саулык, шат, бәхетле көннәр Бүләк итсен ходай үземә. Без бу дөньга үзебезнең теләктән башка килгәнбез икән, үзебезнең теләктән башка китәчәкбез дә. Бер килгәнбез икән -- китү котылгысыз. Шулай булгач барыбызга да китәсе. Эшең, балаларың, якты дөнья калса да. Укытучылар, авылдашлар, укучыларым, Васыятем шул, шуны белегез! Мин үлгәчтен, Имәнкискәм Кама буйларына күмегез! -- Ирек, рәхмәт сиңа, мине болай игътибар белән тыңлаган кеше синдер. Киләчәктә журналист булгач, ирем турында да бер язма язарсың әле, алла теләсә. -- Руфия Хөрмәтовна, сезнең кызыклы тормыш юлыгызны тыңлау үзе бер гыйбрәт. Рәхмәт сезгә.

Яшь хәбәрче Зиятдинов Ирек. 2000 ел.

 



 
 
 
Меню сайта
Форма входа

Поиск
Календарь
«  Ноябрь 2019  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 288





Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
     
В верх страницы

В низ страницы