Пятница, 19.04.2024, 04:50
Приветствую Вас Гость | RSS

КНИЖНЫЙ РАЙ МБОУ "ИСОШ"

СОЧИНЕНИЯ РАЗНЫХ ЛЕТ

Вәлиев Нәсих бабам турында...
Минем дәү әтием 1923 нче елның 10 апрелендә икенче бала булып дөнья килгән. 1941 нче елны Әлки районы Алпар урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфын тәмамлый. 1941 нче елны сугыш башлана. 1942 нче елның 1 гыйнварыннан Апас районына хатын-кызларны, яшүсмерләрне җыеп, окоп казырга җибәр-гәннәр. Алар анда танкка каршы траншеялар, сугыш өчен ут нокталары казыганнар. Кеше бик күп булган, дәү әтием дә анда тулы 3 ай эшләгән. Шуннан соң 1 мартта аларны вакытлыча өйләренә кайтарып җибәргәннәр. 1942 нче елның май аенда дәү әтине сугышка алалар. Аларны Удмуртия республика-сының Ижевск шәһәреннән ерак түгел бер урман эченә, хәрби лагерьга урнаштыралар. Анда аларга сугыш алымнарын өйрәтәләр. Монда өйрәнү тәмам-лангач, аларны Украина фронтына озатканнар. Фронтта 99 нчы гвардия полкы составында сугыш-кан. Шушы полкта ул Украинаны дошманнан азат итүдә катнашкан. Сугыш барышында тәнен 2 җирдән пуля ярчыгы каты яралап үткән. Авыр ярадан соң, аны Мәскәү өлкәсе Кувшиново шәһәрендәге госпи-тальгә озатканнар. Госпитальдән терелеп чыккач, яңадан Смоленск өлкәнсендә дошманга каршы оборона тотканнар. Дәү әтием сугышта разведчик булып хезмәт иткән. Аңа бик күп мәртәбә дошман тылына разведкага барырга туры килгән. Алар дошман тылыннан берничә мәртәбә тере немец солдатларын алып кайтканнар. Немец тылыннан мәгълүматларны белгәннән соң, 1942 нче елның июнь аенда Смоленск шәһәрен алыр өчен сугыш башлаганнар. Шушы сугышта дәү әти каты контузия ала, 5 ай дәваланганнан соң аны өенә озаталар. Өендә аны әнисе, өч энекәше сөенеп каршы алалар. Минем дәү әтием кайтканда әтисе әле сугыш кырыннан кайтмаган була. Дәү әтием тәмам дәваланып беткәч Әлки районы Яңа Чаллы урта мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. 15 ел эшләгәннән соң аны авыл советы рәисе итеп сайлыйлар. Анда ул 8 ел буе эшли. Алар дәү әнием белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр, барысын да югары уку йортларында укытканнар. Хәзерге көндә дәү әтием лаеклы ялда, бездә тәрбияләнә. Аңа 83 яшь. Үзен яхшы хис итә. Кирәк чакта безгә үзенең акыллы киңәшләре белән ярдәм итә
ЗӘЙНЕТДИНОВА АЛСУ ЯЗМАСЫ.2000 ел
 
 
 
ИСТӘЛЕКЛӘР ИСӘН ӘЛЕ БЕЗДӘ...
Тылдагы хезмәт батырлары. Ул каршындагы рәсемгә караган да уйга баткан. Рәсемнән яшьлек матурлыгы, бәхете ташып торган мөлаем кыз карап тора. 18 яшь, кеше гомеренең иң матур чагы. Яшәгән саен яшисе, эшләгән саен эшлисе килә торган вакыт. Шушы матур мизгелдә бу кызның күз алдына ул күрәчәк тормыш авырлыклары килмәгәндер, мөгаен. Ләкин әле хәзергә барысы да алда. Бүгенге көндә дә төшләренә кереп аптыраткан вакыйгаларга кадәр әле сөясе һәм сөеләсе, тырыш хезмәтенең рәхәтен күрәсе, балалар үстерәсе бар. Сугыш башлаганда ул, 22 яшьлек хатын, җиң сызганып колхозда сыерлар сава. Авырлыклар булмаган түгелдер, булгандыр—гаилә бәхете, тигезлек аны җиңеләйтә. Ире фронтка китә, ул әнисе, яшь ярымлык Фәйзрахманы белән торып кала. Инде фермада түгел, авылда да ир-атлар бетеп бара, менә ферма мөдире булып эшләгән Хәмәтша абыйны да фронтка озаталар. Яшьлек дәрте ташып торган, бернинди эштән дә курыкмаган Зөһрәгә дә ферма мөдире булып калудан башка чара калмый. Мондый адымга билгеле, шул көннәрдә генә йөрәген телгәләгән, иренең һәлак булуы турында килгән кара кәгазь дә сәбәпче булгандыр. "Булды-рам, фашистларга үч итеп булдырам”,--дип башлый ул эшен. Һәм авыл-дашлары алдында аның йөзе кызармый. Ләкин теләк бер әйбер, әле бит мөмкинлек тә кирәк. Кышлык азык ерак басуда, кар астында, ә аякөсте йөри алырлык халык-барысы да окоп казуда. Ничек кенә тырыш-масыннар алар, ләкин азык җитмәү үз эшен эшли. Берничә сыер хәлсезләнә, күп тә үтми, үлә. Менә шушыннан башлана инде аның авыр көннәре. Аны судка бирәләр. "Син корткыч, эшеңә салкын карагансың, терлекләр үлүгә юл куйгансың, син--халык дошманы”,--ди аңа судья. Бу сүзләр әле дә аның йөрәген телгәли. "Ничек инде ул, бала анасы, солдатка, халык дошманы булсын, ди. Өч ел буе тырышып йөрүләре юкка булдымы икәнни?” Прокурорның сүзләре дә йөрәгенә утлы хәнҗәр булып кадала. Суд карарында аның гаепле булуы һәм хөкем ителүе әйтелә. Аңа соңгы сүз бирүче дә, гаеплеме икәнен сораучы да булмый. Эшен яңадан карауны таләп итү дә нәтиҗә бирми. Судтан ук кулга алмыйлар, өйгә кайтырга, саубуллашырга мөмкинлек бирәләр. "Мин өйгә кайттым да, елыйм да елыйм. Ирем сугышта үлде, мине төрмә көтә, балам, карт анам нишләрләр? Тормышның авыр йөге аларны измәсме?”. "Сиңа, кызым, 3-4 ел биргәннәр. Түзәрбез, нык бул”,--диде әни. Мин инде соңыннан, төрмәгә утыргач кына белдем бу өч-дүрт елның никадәр икәнен,”—ди Зөһрә апа. 26 июньдә аны Лаешка җибәрәләр, аннары—төрмәгә.—Әле дә күз алдымда, бер караңгы бүлмәгә төртеп керттеләр, монда миннән башка тагын өч хатын-кыз. Берсе минем авылдаш булып чыкты. Дүрт сәке, бер өстәл, идәндә өсте каплаулы чиләк. Бүлмәдән беркая да чыгармыйлар, чиләктә шуның өчен икәнен аңлатмыйлар. Менә ишек ачылды, безгә кайнаган су керттеләр, үзебез белән юлга алган ризыкларыбыз белән тамак ялгадык. Инде төн якынлашкан, йокларга куштылар. Мин үз сәкемә яттым һәм йокыга китәргә тырыштым. Өйдәге гадәт буенча, йокы аралаш улымны капшап эзли башладым һәм таба алмагач, уянып киттем. Үземнең кайда икәнлегем, алдагы тормышым, улымны, әниемне күрә алу-алмау турындагы уйлар йөрәгемне телгәләде. Үксеп-үксеп, бәргәләнә-бәргәләнә: "Улым, бәгърем, ник мин монда соң?”—дип өзгәләндем. Бүлмәдәш хатыннарга рәхмәт, нәрсә эшләгән булыр идем, алар юаттылар. "Бәргәләнмә, өзгәләнмә, улың, әниең өчен сакла, исән-сау кайтып аларны күрер өчен әле сиңа бик күп тырышырга кирәк булыр”,--диделәр. Әле бу, чыннан да, төрмә булмаган икән... Шушы урынга җиткәч, ул күзләрен тәрәзәгә төбәде, әллә күзләренә тулган яшьне күрсәтәсе килмәде, әллә инде уйлары шул ерак елларга күчте. "Безне алып китәргә дип, терлек ташу өчен яраклаштырылган машина арбасына "төяделәр”. Озатучылар арасында мин кечкенә Фәйзрахманым белән әниемне күреп алдым. Улым миңа, мин улыма таба сузылдык, ләкин. Ниндидер кәгазьнең килеп җитмәве аркасында, ул тагын шушы ярдәмче хуҗалыкта эшли. Тоткын да, тоткын да түгел. Амнистиягә эләктем, котылдым, дип уйлаган Зөһрә апа әле тагын ике елдан артык, бюрократларга өметләнеп, кәгазь көтә. Ирекле булсаң да, хуҗалыктан читкә китәргә ярамый. Тырыш хезмәт үзенекен итә, ике елдан соң, срогын тулысынча тутырып, ул туган авылына кайтып төпләнә. Әйткәнемчә, беркемне дә гаепләми, ул, рәнҗе-ми. "Вакыты шундый иде, ләкин мин үземне каһәрләмим. Туган авылым-да ничек эшләсәм, анда да нәкъ шулай тырышып хезмәт иттем. Нәрсә генә эшләсәм дә, үземнең Җиңүгә керткән өлешемне күз алдына китереп, күңелем сөенә иде. Кешене урыны бизәми бит, эшләгән эше бизи, мин беркайда да, беркайчан да сынатмадым”,--ди дә, саргаеп беткән мактау кәгазьләрен, сөякчел куллары белән яратып сыпырып, берәм-берәм күрсәтә башлый. Менә парадокс, менә гаҗәп: берничә мактау кәгазе төрмә начальнигы кулы куелган һәм рәхмәт сүзләре язылган. Алда әйткән сүзләрен дәлилләр өчен моннан да яхшырак нинди фактлар кирәк тагын! Хәсрәтле, авыр еллар турында булса да бу истәлекләр, тарих белән очрашкандай, аның йөзе уйчанлана, шул ук вакытта яктырып китә. Кайда гына, нинди генә шартларда булса да, үзенең Кеше дигән бөек исемне лаеклы йөртүе белән хаклы горурлана ала минем авылдашым Зөһрә апа!
ГАЯНОВА К.Г. ЯЗМАСЫ.1998 ел

 
Дәү әниләремә мәдхия...
Язучылар, шагыйрьләр кеше күңелен карурманга тиңлиләр. Ә мин исә аны ачылмаган калын фотоальбом итеп күз алдына китерәм. Иясенең рөхсәтен аласың да, рәхәтләнеп битләрен актарасың! Никадәр язмыш, никадәр фаҗига, никадәр сагыш—хәсрәт, никадәр бәхет—шатлык монда. Ә инде иясе синең каршыңа утырып, һәрбер "рәсемгә” аерым тукталып, хатирәләрен яңарта икән, бәхетең баса. Минем бәхетем бар. Дәү әтиләргә дә, дәү әниләргә дә бай булдым--әле карт әбиләрем дә бар иде ( гел дога укып кына утырганга берсенә "әппәр” әби дип, еракта торганга, икенчесенә "кунак әби” дип дәшә идек). Әллә үзем кызыксынаучан булганга, әллә башка сәбәп белән, дәү әниләр сөйләгәннәр әле дә хәтеремдә... Чөнки мин аларны күңелем аша уздыра идем, минем яшемдә булганнар бит алар ул чакта. Үзем тыңлыйм, ә күңелне бер сорау борчый: "Ә мин алар кебек була алыр идемме икән? Безнең буын ничектер "сыеграк” кебек?! Ә истәлекләр күп... Хатирәләр берсе артыннан берсе сөйләнә тора... Сугыш башланганда Фатыйма дәү әниемә 12 яшь тулган гына була. "Кунак әби” - аның әнисе. Гаять йомшак, бер дә ачулана, орыша белми торган карчык иде мәрхүмә, авыр туфрагы җиңел булсын. Өйдә әнидән кала тагын өч бала, иң кечесенә әле яшь тә юк. Барлык кеше хәленнән килгәнчә хезмәттә. Әледән-әле авыл советына исемлек китереп торалар: фәлән кадәр кеше окопка, фәлән кадәре урман кисәргә... Исемлектә, гадәттәгечә, һәрвакыт әби дә була. Йомшак икәнен, дәшмичә генә теләсә нинди хезмәтне башкарасын белгәнгә, авыл советы аны "ярата”. Дәү әни айлар буена имчәк баласы өстенә тагын ике кечкенә белән өйдә кала: тамакларын тук, өсләрен бөтен тотарга, йорт-җирне туздырмыйча, булган хайваннарны карау никадәр мәшакать икәнен үз башыңнан узса гына беләсең. Алдагы исемлек килгәч, әнисе урынына урман кисәргә үзе китә. "Заманасы авыр булса да кешеләр бик тәртипле иде, --дип сөйли ул безгә,--урман кисүдә безнең кебек үсмерләр дә, буй җиткәннәр дә, бронь калган ир-атлар да бар. Эшләп кайтып әзерләнгән ашны (ашны хәтерләткән нәрсәне) "чөмергәч”, һәркем урынга барып ава. Йоклау ниндидер бер зур бинада, аның идәненә салам түшәлгән, һәркем шунда йоклый. Яныңда кем икәнен иртән уянгач кына күрәсең. Дүрт тапкыр берәр айга урман эшенә бардым, бер тапкыр да, кемгәдер тигәннәр икән, кыз балага кагылганнар икән, фәлән нәрсәне урлаганнар икән, дигән сүзләрне ишетмәдем,--дип, заманасы өчен горурланып куя ул. Менә икенче хатирә ... Дәү әнинең әтисе Закир фронттан яраланып кайта, аңа бронь бирәләр. Биектау урманында урман кисәргә яраклы була күрәсең, бер елга(!) шунда җибәрәләр. Эшләре авыр булганмыдыр, шулай тиеш булганмы, әллә үз тамагыннан үзеннән өзеп җыйганмы—дәү әни анысын белми—ләкин, атнага җиде түгәрәк ипи була иде әтинең, дип искә ала дәү әни. Кукмара районының Адай авылыннан Биектау урманына кадәр 70—80 чакырым бардыр, шушы кадәр юлга 14 яшьлек дәү әни белән иптәшкә энесен ияртеп, әби атна саен барырга рөхсәт бирә. Хәзерге акыл белән аңлап булмаслык хәл бит бу. Ике бала-чага, белмәгән юл, әле бит урманда да бабай адресы язылып куелмаган. Бер чана ипи төяп, ничек исән-сау кайтып җитә алдылар икән алар, "Алланың кодрәте киң, юлыбыз гел уңа иде. Әле юлаучылар очрый, әле шул урманга эшкә баручылар үзләре янына алалар иде. Бер дә начар ниятлеләргә юлыктырмады,”—дип йомгаклый сүзен. Ә икенче дәү әнием Лаеш районында, үзебез яшәгән авылда, күршебездә генә яши. Аның яшьлек еллары да истәлекле. Дәү әни 17 яшеннән, үзе әйтмешли "бирбувкы” (вербовка икәнен белсәк тә, төзәтмибез инде) белән, Казанга, пороховой заводка эшкә китә. Бу 1939 нчы ел азагында була, 1946 нчы ел азагында гына яңадан туган авылына кайта. Башка нәрсәләрне бик яхшы хәтерләмәсә дә, заводтагы хезмәтен истә яхшы саклый. Сөйләшкәндә, әйтерсең, снарядлар эшләү буенча белгеч сөйли, граммлап, сантиметрлап сөйләшә. Алар "стотридцадкалар” эшлә-гәннәр, икенче төрле әйткәндә шул үлчәмле снарядлар. Әби эшнең бөтен технологиясен хәтерли, чөнки атнага бер тапкыр, телдән имтиханнар була, ә инде, әзер товарда ялгыш китсә, Алла үзе сакласын, "халык дошманы” булуың да бар. Без үзебезчә, көлешеп: "Әби, синең белән без хәтта снаряд та ясый алабыз икән,”—дибез. Ә ул чынга ала. "Юк, аны өйдә ясап булмый. Безнең цехка кергәнче күп этаплар уза иде, боларын мин белмим, "—ди. Яхшы эшләгәнен дәллиләп, күп санлы грамоталарын, Стахановчы таныклыгын, медальләрен күрсәтә. Иң кадерле ядкарь итеп сакланып калган (ниндидер сәбәп белән товар алынмый калган) "второй список” дигән печатьле кәгазь күрсәтә. Бу кәгазь, беренчедән, яхшы күрсәткечләр белән эшләгәннәргә билгеләнгән, шул нигездә, өстәмә 800 грамм икмәк, сало бирелгән. "Яхшы эшләгәнем аркасында тамагым да тук, өстем дә бөтен булды, әле авылдагы әнием белән туганнарымны туендыра ала идем, "—дип сөйли ул. 12—14 сәгать өчәр норма эшләп, җиңүгә үз өлешен керткән бу дәү әнием белән тагын да күбрәк горурланам мин. Хәтер альбомы бик калын. Андагы хатирәләр дә хисапсыз. Әйткәнемчә, аларда--тарих. Безнең тарих. Онытырга ярамый торган тарих.
ГАЯНОВ РУБИН ЯЗМАСЫ. 1999 ел.

 
 
 
Ямьле минем туган ягым
Кеше кайда гына яшәмәсен, кем генә булып эшләмәсен—күңеле белән ул үзен туган якларыннан аерылгысыз сизә. Башыңа кайгы килгәндә--кайгыларыңны уртаклашырга, матур җирләр, матур илләр күреп сокланганда—чагыштырып карарга, җиңүләргә ирешкәндә-уңышларыңны күрсәтергә, зур эшләргә көчең бетеп арып егылганда—ор-яңадан көч алырлык туган ягың кирәк. Туган ягың сине аңлый, бервакытта да кире какмый. Аналарга үз баласы гомер буе бала булып калган кебек, туган як өчен дә без бер бала. Ни өчен туган ягы турында шулай өзелеп фикер йөртә дисезме? Өзелерлек тә шул минем туган ягым, туган җирем, туган авылым. Исемнәре дә бит—Лаеш, Имәнкискә. Яратам мин туган авылым Имәнкискәне. Чулман ярларына сыенып утырган авылым--әллә ничә буын әби-бабамнар, туганнарым җире, мин моның белән чиксез горурланам. Тамырларым белән мин монда береккән, аягымда нык басып торам. Авылдашларымның кайсысын гына алма—ничәнчедер буын туганым булып чыга, шуңа да мин үземне ниндидер ышанычлы бер канат астында тоям. Туган авылымның табигате сокланып туялмаслык. Казан ягыннан авылга кергәндә, уң якта тарихи Сыерчык тавы сәлам биреп кала. Ул горур, ул мәгърур. Ә бит ул гади бер өем түгел, ул—хәтер. Авылым уртасыннан борынгы олы юл—Оренбург трассасы уза. Авылым яшәешенең уңайлы якларының берсе булган бу юл—олы тарих. Ерак еллар аша мин анда Иван Грозный гаскәрләрен күрәм сыман. Әнә алар мөселманнарны христиан-нарга әйләндерү нияте белән авылыма кереп киләләр. Чү, авыл башындагы бер йорттан муенына тәре таккан, яланбаш рус агае чыкты түгелме. Аның белән сүз алышкач, гаскәр кире кайтыр якка борылды. Нәрсә әйтте икән ул агай? Әйе, гомер-гомердән авылыма төпләнгән берничә рус нигез-йорты авылымны шундый зур бәладән йолып калган. Картлар әйтүенчә, ул йортлар өчтән артмас та, кимемәс тә, имеш. Чынлап шулай, ахры. Ул йортның берсе янып юкка чыкты, авыл уртасына бер рус кешесе яңа нигез корды. Картларның әйтүе хак, күрәсең. Авылымның бер ягы диңгезне хәтерләтә. Иксез-чиксез су киңлеге күпләрне үзенә җәлеп итә. Кайяандыр ул су урынында түгәрәк-түгәрәк күлле болын булган. Сугыш елларында анда үскән кузгалак, балтырган, җиләк-бөрлегәннәр күпләрне туендырган, ачлыктан коткарган. Болында беренче үлән шыта башлау белән, аның һәр үсемлегенә ябышып, күпме кеше ач үлемнән котылып калгандыр. Таллары, кара каеннары белән җылытып яшәде ул. Ә безгә аның шул яхшылыкларын онытырга, рәнҗетергә туры килде. Син—хәтер, болын. Мин анда да әбиемнәрне, бабамнарны күрәм кебек. Әнә алар, 10-11 яшьлек сабыйлар, кечкенә чана тартып, синнән чыбык-чабык ташыйлар. Сугыш аларны балачакларыннан мәхрүм иткән, әбиемне әтисез калдырган, аларга тормыш көтәргә кушкан. Әйе, авылымның яме аның яхшы күңелле тырыш кешеләре, халкы белән. Минем әбиемне генә алыйк. Юк, ул күренекле галим дә, табиб та түгел, атаклы исемнәре дә юк. Ул—җиде баласы өчен Әни, оныклары өчен --Әби. Җирдәге иң яхшы әбиләрне берседер ул, мөгаен. Аңа укырга насыйп булмаган, олы бала буларак, карт әбиемә бушырга туры килгән, кече әне-сеңелләрен карашкан. Ләкин аның акылы, тәҗрибәсе, киңәшләре—үзе бер мәктәп, хәзинә. Искиткеч моңлы минем әбием, ләкин тыйнак татар хытыны буларак, кешегә белдерүне кирәк тапмый. Ул белгән җырлар, әйтемнәрне китапларда да күргәнем юк әле минем. Бабай өчен акыллы, сабыр хатын да була белде ул, балалары өчен дә--һәрвакыт үргәк. Исемен дә әйтим, Күке Әлфинуры диләр әбине, авылда, үзегез беләсез, кушаматсыз булмый инде. Менә шундый гади, кече күңелле кешеләре белән матур минем авылым. Авылымның бер ягын иркен, яшел кырлар, урманнар били. Кырларда мул уңыш өлгерсә, урманнары җиләге, гөмбә-чикләвеге белән сөендерә. Шундый табигать кочагында үсеп, күңел нигә буш булсын, ди? Ирексездән, күңелдә шигырь юллары ярала:
Туган авылым Имәнкискә,
Ярларын юа Чулман.
Китсәм әгәр чит җирләргә,
Очып кайтырдай булам.
Бер ягында хәтфә кырлар,
Бер ягы кара урман.
Әти-әнием янымда:
Җәннәттә яшим сыман.
Уза авылым уртасыннан
Бик борынгы олы юл.
Хәерле озын сәфәргә,
Күп хәлләргә шаһит ул.
Диңгезне күрәсең килсә,
Чит илләргә чыкмале.
Үзенә чакыра, серле дәшә
Сезне Чулман ярлары!
Көне рәхәт, суы тәмле
Кешеләре ягымлы.
Онытмамын беркайчан да,
Газиз туган авылымны,
Газиз туган ягымны!
Җиһаншина Гөлшат, 9 нчы сыйныф
 

 
 
Меню сайта
Форма входа

Поиск
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 288





Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
     
В верх страницы

В низ страницы