Четверг, 25.04.2024, 11:03
Приветствую Вас Гость | RSS

КНИЖНЫЙ РАЙ МБОУ "ИСОШ"

ПРОЗА - СОЧИНЕНИЯ

Сочинения, получившие призовые места в  РТ в разные годы.
 
 
Төрле елларда Республикада призлы урыннарны алган иншалар.

 
Үткәннәрне күздән кичергәндә.

Мин үзем болай җебек егетләрдән түгелмен. Авыз-борынны канатып кайтарганда да, күз яшемне чыгарганым булмады. Ә бүген сынаттым. Күземә яшьләр тулды. Әллә нинди яшь иде бу: ачымы, үкенечлеме, әллә берни эшли алмаганыма гарьлектәндерме? Шулайдыр, гарьлектәндер. Сугыш беткәнгә 55 ел, быел зур бәйрәмнең дә зуры дип сөенеп йөргәндә. Әллә нишләдем... Ә барысына да телевизор гаепле. Хәер, фикерләремне туплап, бер тәртипкә китерим әле... Тормыштан, сәясәттән артка калып булмый инде, кичкырын телевизор кабыздым. Ниндидер җинаятьчене җавапка тартканнар, ахыры, рәшәткәләр артындагы кешегә объектив якын килде. Калтыранган куллары белән рәшәткәгә тотынырга тырыша. Ә күзләре, күзләре... Мондый газаплы күзләрне ник күрдем икән. Тапшыруның эчтәлегенә игътибар иткәч, тетрәнеп киттем. Балтыйк буенда фашистлар белән көрәшкән, аларны коллыктан коткарган 85 яшьлек сугыш ветеранын Латвия суды 6 елга ирегеннән мәхрүм итү турында иде бу тапшыру. Имеш, сугыш елларында Совет солдаты Василий Кононов 6 латыш полицаен аткан. 55 елдан соң, үзең коткарган буын битеңә, кая битеңә генә, йөрәгеңә, намусыңа төкерер дип кем уйлаган?! Авыр кичерешләр белән икенче каналга күчәм... Анда да мәхшәр... Эстониянең башкаласы урамнарында зур бер процессия бара: горурлар, тәкәбберләр! Ветераннардыр дисезме, әйе, ләкин сугышның капма-каршы ягында торган кешеләр—СС солдатлары. Бөек Җиңүнең 60 еллыгымы соң бу? Әллә дөрес аңламадыммы,--бәлки бу берәр фашистик чит дәүләттер. Юк, диктор бик ачык әйтте:--Эстония,--диде,--Хөкүмәт бу процессияне оештырырга рөхсәт бирде,”—диде. Авыр уйлар белән телевизорны сүндереп, кулыма газета алдым. "МК”ның яңа саны. "Странная и страшная” (Чеченская война в детских сочинениях) дигән мәкалә. Тукта, мин әйтәм, безнең яшьтәшләр ни уйлый икән башкалабызда, дим. Чәчләрем үрә басты. Каян килә минем кебек 15—17 яшьлек егет һәм кызларга мондый ачу, нәфрәт, кансызлык. Сочинениедән өзекләрне тәрҗемәсез китерәм, фикер төзеклеген югалтырмындыр кебек. "Забомбить Чечню тяжелой артиллерией и авиацией! Сделать из нее дымящуюся воронку…», «Никакой пощады! Как они с нами, так и мы с ними!», «Вывести всех русских и сбросить ядерную бомбу». Ник алар чечен халкын барысын да дошман итеп күрә? Анда да бит балалар, әниләр, яшь кызлар безнең кебек үз тормыш итәргә килгән—ник соң аларга кеше итеп карамаска?! Нишләдек без? Кем булырбыз? Үз гомерләре, яшь-лекләре бәрабәренә яулап алып биргән бу тормышта без лаеклымы? Мин сугышны күрмәгән, ачлык-ялангачлык татымаган чор баласы, алай да бу хәлләрне күреп йөрәгем сызлый. Ә сез ничек түзәсез, ветераннар йөрәге? Шуның өчен көрәштегезме? Шуның өчен башларыгызны салды-гызмы? Шуның өчен кердегезме утларга? Авылдаш вете-раннарым, бу сорауны безгә бирсәгез, ни дип әйтер идек икән? Ә бит хакыгыз бар, сорарга да, җавап көтәргә дә... Сугыш башлануга, авылымның сөлектәй егетләре, сылу кызлары Туган илләрен сакларга дип яу кырларына китә. Әйтелмәгән сүзләр, кавышмаган парлар, бер тапкыр да "әни” сүзен әйтә алмаячак ятимнәр.... 245 кешесен озата туган авылым сугыш дигән тәмугка. Шуларның 147 сеәйләнеп кайта алмый; кайда гына урын тапмаганнар газиз авылдашларым бөтен Европа буйлап тезелгән каберләре. Түзә бит безнең халык,--ире, туганы үлү турында кара пичәтле кәгазь тоттыралар кулына. Иренен тешли, билбавын, алъяп-кычын кысыбрак бәйли дә язмышын каһәрли-каһәрли эшенә тотына. Өйдә карт-коры, бала-чага—ярым ачлар, ярым ялан-гачлар--ә Ул (халык) оекбашны бәйли, җылы тунын тегә, бәрәңгесен киптерә--ничек итсә итә, фронтка, үзен азат итәргә киткәннәргә җибәрә. Сугыш еллары документларын күрү бәхетенә ирештем мин. Күрше студент егет авылдашлар турында архив материалларын өйрәнеп утыра. Дипломга материал җыя. Саргаеп, ертылып, таушалып беткән сары кәгазьләр. Алар ак булганнардыр, ачы күз яшьләре, сагыш-хәсрәт саргайткандыр аларны.... 1942 ел. Туган колхозым "Нариман” фронтка җибәрелергә тиешле сөт планын 207 % ка, икмәк планын 181%ка үткәгән. Шушы кечкенә генә бер авылда савып алынган сөт, үстерелгән икмәкне күңел җылысы белән бергә, өй-гаилә җылысы да тойгандыр Совет солдаты. "Татарстан самолеты”, "Татарстан танкы”на акчалата 124823 сум акча җыя алган авылдашларым. Кайлардан гына алдыгыз икән бу кадәр зур сумманы? Авызыгыздан өзеп, балаларыгызның өлешен дә биргәнсездер. Үзебезгә булсын димәгәнсез, илгә булсын дип тырышкансыз. Ил өстенә килгән кайгыны уртаклаша белгәнсез. 25 пот балык сугышчыларга Октябрь бәйрәме күчтәнәче итеп җибәргән Гаян бабамның изге рухы алдында ничек баш имисең? Сугышка 4 улын, ирен җибәргән, берсе-артыннар берсе 5 кара пичәтле кәгазь алгач та сынмаган-сыгылмаган, тормышка, хезмәткә мәхәббәтен югалтмаган Гайшә әбигә ничек сокланмыйсың? 17 яшьлек чагыннан пороховой заводта 2-3әр смена эшләп, "Стахановчы” дигән исемне алып, сугыштан соң 8 бала тәрбияләп үстергән әбием белән ничек горурланмыйсың! Сугышның иң кызган елларында көнгә җидешәр (!) норма урак урып, "Трактор” кушаматын горурланып йөрткән Фәхергалләм апаны ничек яратмыйсың? Рәхәт-ләнеп сука сукалап, тырмалап, җиңүгә үз өлешләрен керткән Сабира, Зәмзәмия, Хатирә апаларны ничек олыламыйсың?! Туйларына бер атна кала сугыш башланып, яшь килен, яшь ана булу рәхәтен татып карый алмаган, егете сугышта хәбәрсез югалгач, үлгәнче аңа тугрылыгын саклап калган Миннегөл апаны ничек изге җан димисең... Әй, язмышлар, язмышлар... Җиңүне якынайткан. Бик күп кан, күз яше түгелгән, озакка сузылган дүрт ел. Ул еллар әле бүген дә һич узып китмәслек озын булып тоела. Ә сугыш барганда, һәр йортны, һәр гаиләне үлем сагалап йөргәндә? Соңгы өметне өзеп, өйләргә үлем язулары килгәндә? Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Ватан сугышы беткәнгә дә инде шактый вакыт узып бара. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманннар һичкайчан онытылмас.Фашизмнан азат ителгән Европа илләрендә дә, бездәге кебек үк, җир солдатлар каны белән сугарылган, кая гына карама, мәһабәт һәйкәлләр, гади обелиск һәм ташлар куелган. Исәпсез-хисапсыз шул каберләрдә исемнәрен сугыш өермәсе алып киткән мәрхүмнәр ята. Аларны мәңгеләштерү—безнең изге бурычыбыз, воҗданыбыз, намусыбыз эше. Ә язмам башындагы вакыйгаларның "геройлары”—алар безгә караганда азрак бит. Безнең буын, кешелекне фашизмнан коткарып калган ветераннарны гына алардан яклый алачак әле. Иманым камил.
Гаянов Рубин язмасы.


                                         
Икенче тормыш бирүчем...
Фаҗигале төстә вафат булган янгын сүндерүчеләрнең якты истәлегенә багышлыйм. Көзге сукмак буйлап атлыйм. Аяк астындагы кыштырдаган яфраклар күңелгә ямь, тәнгә сихәт, җанга рәхәтлек өсти. Ә агачлар искиткеч матур, сап-сары яфраклар лепердәшә, гүя нидер серләшәләр кебек. Бар җиһан алтынга манылган диярсең. Кояш нурлары һәр яфракка үрелеп, аларны җылыта, иркәли, көзнең беренче йомшак салкыныннан саклаган төсле кылана.Шушы мизгелдә мин нинди бәхетле, бар кайгы онытылган, күңел әллә нинди бер рәхәтлек эчендә йөзә, күптәнге хыялым тормышка ашты бит. Тукта! Бу сары җиһанда бер кызыллык күренгән төсле түгелме?! Миләшкәем! Уттай кызыл булып утырасың?! Ут! Ут!? Кара әле, миләшне ут ялкыны чорный түгелме соң?! Әйе, менә аның тәлгәшләре дөрләп торган утка әйләнә бара, яфраклар, сары яфраклар көя, ботаклар күмергә әйләнә төсле. Юк, кирәкми, миләш гел шулай кала бирсен, җимешләр биреп, дөньяны ямьләндереп утырсын. Утка әйләнмәсен! Бар галәмне яңгыратып кычкырасым килә, ләкин тавыш чыкмый. Баштагы бу уйлар гел бутала, томалана, йөрәк кушканны аларның үтисе килми, күз алды томанлана. Әкрен генә томан сыегая, миләшкәем тагын бар хозурлыгы белән күзне чагылдыра. Менә инде ничә айлар шулай. Кызыл төс күрдемме, ул төс ут ялкынына әйләнеп, бар зиһенне томалый. Кабат баштан узган хатирәләрне яңарта. ... Мәктәптән, имтиханнарын яхшы билгеләренә генә биреп, канатланып, очып кайтып керде ул. Их, тормышның шаян-шук үсмер чагы! Әти-әнисе өйдә юк, әле эштән кайтмаганнар икән. Әнисе пешереп киткән тәмле ашны җылытырга, хуш исле тәмле чәй өлгертергә кирәк, тиздән аның иң яраткан кешеләре кайтып керерләр. Кызлары әзерләгән төшке аш табынына утырып, чөкердәшеп сыйланырлар, хәл-әхвәл сорашырлар, кызларының уңышына куанырлар. аны җылы, сөенеч тулы карашлары белән иркәләрләр. Шундый уйлар белән ул газ плитәсенә ут кабызды, чәйнекне, кәстрүлне утыртты. Әмма ут плитәдә генә калмады, тәрәзә пәрдәләренә дә үрелде, алар буйлатып түшәм такталарына үрмәләде. Кыз нәрсә уйларга да белмәде, барып тиз генә тәрәзәне ачарга өлгерде, шунда ук аш бүлмәсен ялкын йомгагы чорнап алды.Кыз ишеккә атылды, әмма ишекне ачуга,ут аның артыннан иярде. ... Шуннан нәрсә булганын ул хәтерләми. Менә ул ак болытлар эчендә, аларны тотасы килә. Карагыз болытларга ул ничек тиз менеп җиткән! Җирдән караганда алар нинди матур, салкын ак кышка да охшыйлар, әмма үзләре ничек кызу икән, кызның тәннәрен пешерәләр, тынны кысалар. Нишләп алай икән бу?! "Сеңлем, хәзер, сеңлем! Түз бераз, нәрсә эшләдең син? Исән-сау калсаң иде, түз, сеңелкәем”,- дип пышылдаган тавыш ишетелә түгелме? Кем икән бу? Менә ул үзенең тәнендә көчле, җылы куллар тоя, аны ниндидер кара тукымага төрә бу куллар, ә абый үзе ялкын төсле күренә, ут ялкыны аны чорнаса да, ул тиз атлый. Бу куллар әтисенең куллары түгелме соң? Аныкына да охшаганнар, әлеге кулларның җылысын ул үзен-үзе белә, дөньяны аңлый башлаган сабый чагыннан ук хәтерли бит.Менә ул әтисенең каты, ләкин җылы кулларыннан тотып, тәүге кабат балалар бакчасын атлап керә, аннан мәктәп бусагасын ...Кая гына барса да, аны шушы җылы куллар җитәкли. Ә нишләп соң аңа”сеңелкәем” дип дәште ул, нигә "кызым” димәде, нигә алай бутала ул?! "Кызым, кызым, уян инде, күзләреңне ач, без сине бигрәк яратабыз, син бит безнең бердәнберебез, и балакаем!” Тукта, бу әнисенең тавышы түгелме соң? Әйе шул. Әнисенең ягымлы, назлы тавышын ул йөз тавыш арасыннан да аера ала, бу тавыш бит һәр кеше өчен берәү генә була. "Әнием, мин монда, мин исән бит, ә теге абый кайда, ни булды соң?”- дип, аның әнисеннән сорыйсы килә, әмма күзләр дә ачылмый, тавыш та калын стена аша чыга алмыйча, әнисенә ишетелми. Шифаханәдә берничә ай ятарга туры килде аңа. Әти-әнисе, туганнары, шәфкать туташлары аның гомерен саклап калырга тырыштылар. Башындагы уйлар, сораулы уйлар өермәсе дә чишелде. Аш бүлмәсендә газ чыгып торганын да сизмәгән шул ул, тәрәзәне ачмаска кирәклекне дә исеннән чыгарган, югыйсә тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә укытучы абыйсы да, сыйныф җитәкчесе дә әллә ничә кабат сөйләгәннәре , кисәткәннәре бар иде. Ут ялкыныннан үзен көчле, әле 30 яше дә тулмаган янгын сүндерүче абыйсы алып чыкканлыгын, бу фидакарь кешенең инде якты дөньядан шул көнне үк китеп барганлыгын, бу җылы куллы абыйның япь-яшь килеш ике ир бала белән тол калган хатыны барлыгын, нигезләреннән кап-кара күмер калганлыгын аңа берничә ай үткәч кенә җиткерделәр. "Тән җәрәхәте төзәлә, күңел җәрәхәте төзәлми”,- дигән гыйбрәтле сүзләрне әбисе еш куллана иде. Бала чакта бу сүзләрне аңламыйсың да, ә менә 17 яше дә тулмаган кыз бу сүзләрне бик яхшы аңлый, аңлап кына калмый, бөтен йөрәге аша үткәрә. Янгын сүндерүче абыйсы каршында ул үзен бик гаепле саный. Нигә әле аның гомерен саклап, ул үзе салкын кара туфрак астында ятарга тиеш, аның да бит яшисе килгәндер, ике улын көчле дә, каты да, җылы да куллары белән җитәкләп, башта балалар бакчасына, аннан мәктәпкә, ә инде соңыннан олы тормыш юлына илтәсе килгәндер. Хатынының аны җылы ашлар пешереп, шатланып каршы аласы килмимени? Ике улының бу көчле кеше каршысына "Әти, әти!” дип йөгерәсе, аның күкрәгенә кереп чумасылары килмимени соң?! Менә ничә көннәр инде аны шушы сораулар борчый. Аларга җавап юк та кебек, ә җавап табасы бик килә. Күңеленнән генә бу кыз ничә көннәр, ничә төннәр инде хат сырлый. "Хөрмәтле янгын сүндерүче абыем! Сиңа күңелемдәге барлык уйларымны җиткерәсем килә. Зинһар өчен, мине гафу ит! Белгән булсам, мондый эшне эшләр идеммени?! Сиңа олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Син миңа гомер бирүче. Беренче гомерне миңа әти-әнием бирсә, икенче гомерне миңа син бирдең. Син миңа алар кебек үк якын. Бу изге эшләрең синең җирдә мәңгелек булып уелыр. Синнән калган хатының, ике улың, туганнарың рәхәттә яшәсеннәр иде. Алар каршында минем гаебем юктыр бит? Менә бу чәчкәләрне минем сиңа бүләк итәсем килә. Тыныч йокла, абыем! Синең белән бергә эшләгән янгын сүндерүче абыйларга мин бу изге эшләрендә зур сабырлык, озын гомер, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, гаиләләре белән тигез тормышта яшәүләрен телим. Дөньяда бу һөнәр ияләре бернинди дә бәла-казаларга очрамасыннар иде. Син дә минем бу теләкләргә кушыласыңдыр, абыем!” Офыкта кызарып баеган кояш ничек матур күренә. Мәңгелек ут дип атыйлар аны, үзе ут ул, үзе җылы, кешеләргә яшәү бүләк итүче, җиһанга тереклек бирүче. Әмма күп кешеләргә ут бәла-каза да китерә, аларның чәчәктәй гомерләрен кисә. Мин шундый уйлар белән алга атлыйм, артыма әйләнеп карасам – кабердә уттай кызыл чәчәкләр. Кояшның кызгылт нурлары аларны шулай уттай кызыл төскә мана. Бу кызыл төс минем күңелемне яулап алган шикелле тоела.Уттай кызыл төс. Үзе матур, үзе җылы, үзе пешерә, үзе кара күмер ясый. Ә күңел барыбер үтәлгән хыялдан рәхәтлек кичерә, караңгы уйлардан арына бара. Хәзер гел алга, якты киләчәккә атлыйсы килә. Мин адымнарымны тизләтәм. Миңа әле яхшы укырга, мәктәбемне тәмамларга, кешеләргә ярдәм күрсәтә алырлык берәр һөнәр иясе булырга кирәк.
Зиятдинова Резеда язмасы. 2004 ел


«Бабам—минем горурлыгым!»

Радиоалгычтан үзәкләрне өзеп, Илһам абый моңы агыла:
"Өченче көн җепшек кар ява,
көн тоташ, өченче көн
Әрни минем иске бер яра.
Өченче көн тоташ кар ява...”
Күзләремә яшь тула. Үкенү, сагыш белән тулы күз яшьләре. Шул яшьләр аша бабам карый сыман. Йөзе җитди дә, көләч тә, ләкин бер нәрсәне ачык тоемлыйм-әрнүле караш бу. Колагыма яңадан җыр сүзләре ишетелә, һәр яңа сүз, яңа моң-истәлекләргә алып кайта. Әле кайчан гына бабам исән иде; әле кайчан гына үзенең сугыш хатирәләрен кызыклы да, мавыктыргыч та итеп безгә сөйли иде. Ул сөйләгәннәр үзе бер дөнья, үзе бер тарих--әрнү, үкенүләр, кайгы-хәсрәтләр, күз яшьләре, шатлык-көенеч тулы иде аларда. Мин ул вакытта 9 яшь-балачакның иң гүзәл чагы. Бабай сөйли, без тын да алмый тыңлыйбыз—безнең өчен бабайдан да батыррак кеше бар идеме икән ул чакта?! Зур пөхтәлек белән түшеңдәге орден-медальләргә кагылып ала, ә уйлары—истәлекләре ерак үткәннәргә барып тоташа... 20 яшь-күпме бу, азмы? Тормышка гашыйк кеше өчен иң матур яшьтер бу. Бабай да, 20 яшьлек егет, тиз генә ике-өч елын хезмәт итеп кайтырга дип, 1939 нчы елның маенда Совет Гаване шәһәренә армия сафларына китә. Белсә икән, шушы ике-өч елның җиде елга сузыласын, бу тормышның мәхшәр-җәһәннәмнәрен узасын, авыр яраланып, ике тапкыр Үлем белән күзгә-күз очрашасын?! Юк шул, белми ул. Алда зур планнар, хезмәт итеп кайтып, чын җир кешесе, агроном булу, югары белем алу хыяллары 1941 нче елның июнендә чәлпәрәмә килеп ватыла. Сугыш башлануга аны Карелия, аннан Заполярье фронтларына җибәрәләр. Хәзер безнең өчен кызык сүзләр кебек, ләкин бабамның : "Коммунистлар партиясе сафларына алуыгызны сорыйм, сугышта коммунистлар сафында булырга телим!”—дип гариза язганнан соң, коммунист булуын зур ихтирам хисе белән искә алам. Ә бит сугышта юк-бар гына кешене коммунистлар партиясенә әгъзә итеп кабул итмәгәннәр. 1943—1944 нче еллардан ул рота замполиты була. Кола ярымутравын, Петрозаводск шәһәрен, Онега күленең көнбатыш ярын, Печенг шәһәрен һәм бик күп башка торак пунктларны азат итүдә катнашкан бабам. 24 яшьлек егет күрсәткән батырлыклар күпләрне сокландыра. 1944 нче елның февраль аенда язмыш кабат сыный аны. Ләкин бабам бу сынауны да җиңә. ... Февраль ае. Буран инде икенче атна котырына, күз ачкысыз җил барлык кешеләрне соң чиккәчә йончыта. Тиздән, ике-өч көннән, һөҗүмгә күчәргә кирәк. Ә алдан тикшермичә, разведка уздырмыйча, кар даласында кая барасың? "Кем разведкага барырга тели?”—дигән сорауга, һәрвакыттагыча, коммунистлар бер адым алга чыга. Өч кешелек разведгруппаның җитәкчесе итеп украин егете куела. Чаңгылар, маскировка халатлары киеп, ике көнлек коры азык алып, юлга чыгалар. Хәбәрләр буенча: "Дошман еракта түгел, каядыр якында гына, күп булса ун-унбиш чакрымдагы авылда”,--диләр аларга. Сау-сәламәт ир-егет өчен үтеп булмаслык ара түгел бит. Юллары уңышлы чыга, хәтта бик уңышлы. "Тел” дә алып, кайтырга чыгалар. Ләкин юл икеләтә озыная, чөнки бер кешегә чаңгысыз, җәяү атларга кирәк була, ә бу, карлы кырда бик авыр. Инде кайтып җитәбез дип уйлаганда, дошман засадасына эләгәләр. Каты сугыш башлана. Украин егете авыр яралана, бабамның аягына пуля тия. Ничек кирәк алай, дошман засадасыннан котылып, тагын алга, үз штаблары ягына юнәләләр. Бару тагын да авырлаша,--командир яралы, аңы да, теле дә юк; бабамның аягы әрни, күрәсең, пуля үз эшен эшләгән, итек әкренләп кечерәя барган шикелле була—аяклары шешә; өченче егет тә хәлсезләнә--ике көнгә дип киткән группа инде алтынчы көнен юлда; өзелеп ашыйсы килә, аз-маз сохари капкалап, кар суырып, тагын күпмедер кайтыла, Үзләренең окоплары янына кайтып җитәргә каян көч-куәт килгәндер, аны бабамнар кайдан тапкандыр, белмим, ләкин бер атна дигәндә, йончыган, ачлыктан хәлсезләнгән өч солдат һәм бер "телне үзе-безнекеләр күреп алалар һәм ярдәмгә ашыгалар. Бу батырлыгы өчен бабам III дәрәҗә "Дан ордены” һәм "Заполярье оборонасы өчен” медале белән бүләкләнә. 1944 нче елның октябрь азагына кадәр Петрозаводск шәһәре госпиталендә дәвалана. Госпитальдә тере язучы Г. Әпсәләмов белән таныша. Ул аның турында искиткеч истәлекләр сөйли иде, балалык белән алары бик истә калмаган. Сәламәтләнгәч, 1944 нче елның сентябреннән II Белоруссия фронтында Польшаның Лодзе, Люблино, Тори, Варшава, Гдынь, Данск шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Фронт газеталарыннан Фатих Кәрим шигырьләрен укый, ятлый. "Фронтка татарча газеталар да еш килә, ләкин саны бер-ике генә була иде, шунлыктан, без үзебезгә ошаган шигырьләрне күңелдән ятлый идек”,--ди бабам, һәм мине гаҗәпләндереп, Ф. Кәрим шигырьләрен яттан сөйләп китә. Ул аны бик ярата иде булса кирәк, үзенчә итеп "Фатих абый шигырьләре” дип атый иде. Алар күршеләр булып кына хезмәт иткәннәр, ләкин очрашканнары булмаган. 1945 нче елның 10 маен бабам Кенигсберг шәһәрен азат итеп каршы алган. Ләкин сугыш аның өчен 1946 нчы елның февраль аенда гына беткән. Сугыштан ул күкрәген орден-медальләр белән балкытып, җиңүче булып кайтып төшкән. Тынгысыз йөрәкле егетне тиз күреп алганнар: ул колхоз рәисе дә, авыл Советы рәисе булып та, Лаеш районы партия комитетында инструктор булып та эшләгән. Туган авылы Имәнкискәдә колхоз бригадиры, ферма мөдире булган. Кайда гына булмасын, эшен җиренә җиткереп башкарган. Без белә-белгәннән бабам бик актив кеше булды, партия җыелышлары, авыл җыеннары, сугыш ветераннары җыеннары аннан башка узмады: туган җиренең чын кешесе булып калды.Безгә әйткән сүзләре әле дә исемдә: "Без мәхшәрнең, җәһәннәмнең үзеннән исән кайттык. Аягымда йөртә торган фашист ядрәсе һаман әрнеткән сыман , сезгә мондый әрнүләр тоярга язмасын иде”. Шушы сүзләрне әйтер иде дә, әкрен генә " Өченче көн тоташ кар ява” җырын көйләр иде. Хәзер дә шушы җырны ишетсәм , бабам күз алдыма килеп баса. Ыспай, пөхтә киенгән, орден-медальләрен таккан баһадир кеше булып күз алдыма килә ул. Батыр булып. Горурлыгым булып.
ГАЯНОВ РУБИН ЯЗМАСЫ. БУ ЯЗМА " ВНУКИ О ДЕДАХ-ГЕРОЯХ" КИТАБЫНА ДА КЕРТЕЛГӘН. КАЗАН. 200 ел. 112 бит.

 
...Йолдыздай балкыган Гомер.

Дәү әтием - Сәгъдиев Минһаҗ Сәгъди улының якты истәлегенә багышлыйм. Тәмле төшләр күргәннән соң, иртәнге йокыдан уянулары бигрәкләр дә авыр инде, аеруча ял көннәре. Көн дә буранлап тора, йоклыйсы да йоклыйсы килә. Тик әллә кайдан, аш өеннән килгән тәмле өчпочмак исе ирексездән җылы урынымнан торгыза, аяк очларыма гына басып, бүлмә ишеген ачып, дәү әниемне сискән-дереп, артыннан килеп аны йомшак кына кочаклап алам: - Дәү әнием, хәерле иртә, тәмле өчпочмак пешердеңмени, хәзер дәү әтиемне чакырам, ул аны бик ярата бит, - дип әйтеп кенә бетерәм дигәндә, дәү әнинең кулларыннан табагачы төшеп китә. Шулчак минем башыма китереп суккандай, дәү әтиемнең инде ничә көннәр салкын туфрак астында ятуы исемә төшә. Тизрәк дәү әнине юатасым килә, ләкин иреннәремне кыймылдата алмыйм, тамагым кипкән, әйтәсе сүзләрем кайдадыр эчтә югалып, тоткарланып кала. Сүзсез генә дәү әнием белән бер-беребезне кочаклап алабыз, шунда дәү әниемнең эчтән генә калтыранып, сулкылдавын тоям, тыштан инде ул елый алмый икән ләбаса, эчтән елый, күңеле елый икән. Кулларымда аның нәфис гәүдәсен тоям, чиста ап-ак яулыгына күз яшьләрем тама да эреп китә. Дәү әнинең күңелен дә шулай эретәсем килә башлый: "Дәү әнием, дәү әти булмаса, без бар ич, оныкларың, балаларың...” Аңлый алмыймдыр шул мин аның газапларын, яшьрәк шул әле мин. Әти-әни, сеңлем Алсу, дәү әнием белән озаклап иртәнге ашны ашадык, беркем дә табын янында сөйләш-мәде бүген. Дәү әтиемнең урыны буш, урындыгы да аны сагынадыр кебек тоелды миңа. Ул исән чагында өчпоч-мак та тәмлерәк, шулпалырак, хуш ислерәк тоела иде. Рәхмәтемне әйтеп, табын яныннан кузгалгач та, кулларым эшкә бармады. Сагынам шул мин дәү әтиемне. Урамда буран, җепшек кар ява, җил ыжгыра. Тәрәзәгә күз төшерәм, читеннән генә юл күренә. Буран булуга карамастан, машиналар выж да выж очалар гына. Әнә шуларның берсе бәреп китте дә инде минем дәү әтиемне. Ачуым кабара, шуларны туктатасым килә башлый. Ә дәү әтием, язгы матур кичләрдә, таягына таянып, эскәмиягә чыгып утыра да шуларны карарга ярата иде. Ә мин аны бакчада су сипкән җирдән әкрен генә күзәтәм. Чибәр иде ул. Шомырт кара күзләр өстендә кап-кара кашлар, шуларга охшарга теләгәндәй сызылып киткән кара мыеклар, кәләпүше астында инде чаларган чәчләре күренеп китә. Елмайганда чокырланып торган алсу битләре үзенә бик килешле иде. Яшь чагында ул чегән биюен бик оста башкарган, әгәр чегән егетләре күрсә, көнләшкән дә булырлар иде әле. Без аны еш кына биергә кыстый идек. Бик ялындыргач биеп тә күрсәтә иде, шул чагында ул әллә ничә яшькә яшәргәндәй була. Яшь чаклар... Аның яшьлеге дә безнеке кебек булмаган шул. Сигез яшендә әнисез калган ул. Шуннан башланган инде аның гомер сукмаклары. Ятимне кем якласын колхоз эшенә җиккәннәр, печән өстендә печән чапкан, печән җыйган, урак өстендә урак урган, көлтә куйган, хәтта язларын сука сукаларга да туры килгән. Яклаучысы да, иркәләүчесе дә, сусаганда су бирүчесе дә булмаган мескенкәемнең. Безнең яшь чагыбызга сокланып, шулай үзенекен искә төшереп утырырга бик ярата иде шул ул. Яшьлек! Учактагы утлы күмерләрдәй кайнар син, тау куеныннан бәреп чыккан салкын чишмә суларыдай саф син, яшь кызлар күңеледәй нечкә син, мәгърур тау кыясыдай горур син, әкияттәге пәһлеваннардай көчле син, таң җилләредәй назлы син, зәңгәр киңлекләрне иңләп очкан кошлардай бәйсез син! Яшьлегенә генә куанып яшисе, унҗиде яше дә тулмаган дәү әтием армия хезмәтенә алына. 1944 нче ел... Яп-яшь кызлар күзләп йөрерлек кенә утыз егетне Арча районына җыялар. 500 кешедән торган команда Көнбатыш Украинага озатыла. Такта вагонда ничә тәүлек дөнья газапларын күрә-күрә барганын әллә ничә кат сөйләгәне бар иде аның. Караңгы, идәненә салам җәелгән салкын вагон. Төнлә черем итеп аласы килгәндә утырыр түгел, басар урын да юк. Октябрь азаклары булганга салкын. Өсләрендә әле җәйге киемнәр. Башларында "Кая алып баралар?” дигән кайнар уй. Иртәләрен, яшь күңелләрне кытыклагандай, такта ярыкларыннан гына төшкән кояш нуры... Ул нурларда әллә ничә мең тузан бөртекләре уйнаклый.Әнә шул тузан бөртекләре түгелме соң бу яшь-җилкенчәк егетләр?! Юк, алар мондый авырлыкларга гына түзәргә тиеш, тузан бөртеге булырга кирәкми. Сугышта җиңепкайтырга тиешле алмаз бөртекләре бит алар. Бу егетләрнең ярсу йөрәкләре әллә нинди батырлыклар эшләргә дип тибә, күңелләре белән инде алар әллә кайчан сугыш кырында. Шунда берсе татар җырын сузып җибәрә. Ул җыр күңелнең әллә кайларда адашып торган кылларын чиертә, туган яклар искә төшә, озатып калган әниләре, апалары, сөйгән кызлары күз алдыннан үтә. "Һичшиксез җиңәргә!” дигән уй килә дәү әтиемнең башына һәм шул уеннан ул беркайчан да кире чигенми. Көнбатыш Украинаның Волынь өлкәсе Луцк шәһәре... Аларны, татар егетләрен, төрле частьләргә бүләләр. Дәү әтиемне 169нчы укчылар полкы кабул итеп ала. Хәрби әзерлек үткәннән соң, ачы сугыш кырына дәү әтием тәүге кабат 1 март көнне барып керә.Украинадагы бандаларга каршы көрәш була ул. 1 март... Бүген дә 1 март. Шушы хәлләргә инде 61 ел вакыт үткән, үзе бер гомер... Канлы сугышларда дәү әтием әллә ни кадәр иптәшләрен югалта. Украина урманнарында ятып калган хәбәрсез югалганнар... Ә өйдә алардан өчпочмаклы хатлар көтеп аналар, апалар, кызлар, киленнәр елый, балалар ятим кала. Рәхимсез, дәһшәтле сугыш Уйларымны азан тавышы бүлә. Яратам да соң шушы серле һәм моңлы тавышны. Дәү әтием дә ярата иде. Мәчет ачылуга, ул беренчеләрдән булып намазга йөри башлады. Сакал–мыекларын пөхтәләп төзәтә, ап–ак күлмәген, кара костюмын. , чиккән кәләпүшен киеп көзге. каршында тәмләп кенә купшылана да әкрен генә. саубуллашып чыгып китә. Аның кайтуын дәү әнием тәмле чәйләрен әзерләп көтеп тора, таба ашларын пешерә. Без дә ул кайтуны көтәбез, аның янында түгәрәкләнеп чәй эчәргә яратабыз Шунда ул безгә үзенең вәгазьләрен дә әйтеп ала: - Кызым, чәчләрең матур, озын, бер үк кистерә күрмә, озын чәчле кызлар әдәпле, инсафлы, күркәм булып күренәләр кеше күзенә. - Алсу кызым, апаң кебек тырышып укы, үрнәк ал, апаң бик мәрхәмәтле бала. Дәү әнием пешергән тәмле күмәчне ала дәү әтием, олы куллары белән урталай бүлә, берсен сак кына янына куя, икенчесен кулларына кадерләп тотып ашый башлый. Шулчак аның күзләре яшьләнгәндәй була: - Кызым, сезнең бабагыз бар иде. 1941елны сугышка китеп, 1943 елның маенда тирән җәрәхәтләр белән авылга кайтты. Бик сызлана иде. Авылда ачлык, нәрсә ашарга белгән юк. Ярый әле болыныбыз бар, шуннан язын юа, җәен карлыган, кара җиләк, балан, миләш ише җимешләр белән тамак ялгыйбыз, менә мондый хуш исле күмәчләр төшкә генә керә иде. Бабагыз тән җәрәхәтләреннән түгел, ачлыктан, күңел җәрәхәтләреннән дөнья куйды көз көне. Аны олылап җирләдек... Дөньяда ризыктан да олырак нәрсә юк, аның кадерен белегез. Күзләрем өстәлдәге сеңлем Алсу кертеп куйган "Ватаным Татарстан” газетасына төшә. Дәү әтиемнең соңгы елларда иң яратып укыган газетасы бит әле бу. Җиңүнең 60 еллыгын түземсезлек белән көтә иде, газеталардан законнар турында укып ала да әкрен генә ахирәте, туганы Нургали абыйга юнәлә. Икесе шулкадәр рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга яраталар. Беркөнне 9 Май турында сөйләшкәч, дәү әтием Бөек Җиңүне сугышта ничек каршылаганнарын сөйләгән иде. Украина урманнары... Нишләптер бу иртәдә бар дөнья тирән тынлыкка чумган. Хәтта кич өздереп, күңелләрне җилкендереп сайраган сандугач та тавыш – тынсыз калган. Әллә кайдан борынга әче төтен исе катыш пешкән бәрәңге исе килеп керә. Алдагы көнне бер украин хуторыннан тәмәкегә алыштырып алганнар иде. Каравылдагы иптәше шуларны пешереп йөридер. Шулчак рота командиры йөгереп килеп рәхәт - йокыга чумган солдатларын сискәндереп җибәрде. Күзләрендә яшь, сүзсез катып калды. Шунда аның иреннәре кыймылдый төште, һәм ул ярымпышылдап кына: Иптәшләр, Җиңү! – диде дә, артына чигенеп, юан нарат агачына барып сөялде, аның шатлык тулы күңеле чыдый алмады, чуерташлар арасыннан саркып чыккан чишмә төсле челтери иде. Ул үзенең иптәшләренә сиздерми генә елый. Моны бары тик үзенең эчкерсез күңеле белән дәү әтием генә тоя иде. Җиңү шатлыгын ишеткәч, бөтен командалары белән бар урманны уятып, янгыратып, автоматларыннан өскә салют атканнар алар. Юк, бу аларның соңгы атулары булмаган әле, Бөек Җиңүдән соң тагын алты ел туган якларына кайта алмаган ул, Украина җирләрен төрле бандалардан арындырган алар. Үзенең хезмәтен намус белән үтәп, туган авылына керсез күңеле белән кайтып төшкән ул. Бер күрүдә дәү әниемә гашыйк булган. 1951 елның 6 июнендә алар никахлашып яши дә башлаганнар. Бер – бер артлы дүрт балалары дөньяга килгән. Үзе колхозда эшләгән, бригада белән балык тоткан Дәү әтием ачы бала хәсрәтләрен дә күргән, 1978 елда кызы Халидә, озакламый төпчек улы Рамазан үлеп китәләр. Сугыш кыенлыкларын горур кичергән дәү әтиемнең шомырт кара чәчләренә шул вакытта чал керә башлаган да инде. Тыныч тормышта шундый үлемнәр диген, ятим калган оныклар... Соңгы елларда дәү әнием дә еш авырды, хастаханәләрдә ятарга туры килгәләде аңа. Дәү әтием бик борчыла, тәрәзәгә килә дә: - Ходаем, Әминәмнән калмасам ярар иде, хатыныннан калган ир – ат бик бәхетсез була, югыйсә бер генә җан иясен дә рәнҗеткәнем булмады, мондый ачы хәсрәт бирә күрмә! – дип пышылдаганын еш ишетә идем мин аның. Дәү әтием !.. Бигрәк тиз, фаҗигале төстә китеп бардың шул безнең яннан. Ә без 9 Майны синнән дә түземсезләнебрәк көтә идек. Син бит безнең горурлыгыбыз, безнең иң якын кешебез, безгә гомер бирүчебез, илгә тынычлык өстәп торучыбыз идең. Хыялымда сиңа чәчәк бәйләмнәрен бирүемне, синең безгә елмаеп рәхмәт әйтүеңне әллә ничә кабат күргәндәй булам. Шунда бар халык безгә карый. Үзләренең якыннарын югалткан әби - апалар кулъяулыкларының чите белән генә, бәгырьләрен телгәләгән хатирәләргә бирелеп, күз яшьләрен сөртәләр. Укучылар, матур киенеп, бакчаларыннан яңа өзгән лалә, нәркиз чәчәкләрен һәйкәл тирәсенә куялар. Кып – кызыл лалә чәчәкләре... Кояшта алар тагын да ямьләнәләр, кызара төшәләр, комач төсенә, Кызыл Байрак төсенә керәләр. Кызыл Байракның сугыш вакытында нинди олы нәрсә икәнен беләбезме соң без, яшьләр, укучы балалар?! Юк, аны бары тарих кына белә хәзер. Соңгы тамчы канына кадәр сугышкан безнең әтиләр, бабайлар, ә кулларыннан Кызыл Байракны төшермәгәннәр. Билләренә шул Байракны һәм гранаталар бәйләмен урап танк асларына ташланганнар, яшь гомерләрен кызганмыйча, дошманнан үч алганнар. Безгә, яшь буынга, моны һич тә онытырга ярамый. Сеңлем белән кич урамга чыгып, саф һавада йөрергә яратабыз. Ә бүген кич шундый матур. Көндезге көчле бураннан соң, күк аязган, ә андагы йолдызларның иге – чиге юк. Кара син аларны безгә ничек күз кыскалап алалар! Имештер, кешенең рухы ерак йолдызларга күчә икән. Әнә теге елмаеп, җемелдәбрәк янганын минем дәү әтиемне хәтерләтә. Икенче тормышта да йолдыздай балкыйсың бит син, дәү әтием. Балаларың, оныкларың сине беркайчан да онытмас. Синең үткән гомерең дә йолдыздай балкысын. Синең әйткән акыллы сүзләреңне һәрвакыт тыңларбыз, исебездән беркайчан да чыгармабыз. Олыларның сүзләре – алтын сүзләр. Тыныч йокла, дәү әтием!..
11 сыйныф укучысы Сәгъдиева Резедә.

Меню сайта
Форма входа

Поиск
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Наш опрос
Счастливы ли вы?
Всего ответов: 84





Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
     
В верх страницы

В низ страницы