Четверг, 28.03.2024, 13:01
Приветствую Вас Гость | RSS

КНИЖНЫЙ РАЙ МБОУ "ИСОШ"

ПАМЯТНАЯ ДАТА

 
 
  
ПАМЯТНЫЕ ДАТЫ
 
 
Төзүчедән. Календарьга кертелгән истәлекле даталар Татарстанның иҗтимагый, сәяси, хуҗалык, мәдәни тормышындагы тарихи вакыйгаларны һәм фактларны, шулай ук күренекле шәхесләрнең – язучыларның, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең – юбилейларын чагылдыра. Басма ике бүлектән тора. I нче бүлектә хронологик тәртиптә татар һәм рус телләрендә 2011 нче елда узачак юбилей даталары һәм вакыйгалары исемлеге бирелә. Оешмалар өчен 25, 50, 70, 75, 100 (алга таба һәр 25 ел саен) еллыкларны, күренекле шәхесләр өчен 50, 60, 70, 75, 80 (алга таба һәр 10 ел саен) еллыкларны юбилей даталары дип санау кабул ителгән. Инкыйлабка кадәрге чорга караган истәлекле даталар яңа календарь стилендә китерелә. Дәвамлы (бер ай һәм аннан да озаккарак сузылган) вакыйгаларга багышланган даталар конкрет даталар исемлегеннән соң ай азагында бирелә. Төгәл көннәре билгеле булмаган вакыйгалар бүлек ахырында урнаштырылган. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташларыбызның юбилей даталары шулай ук аерым күрсәтелә. I нче бүлектә йолдызчык (*) белән билгеләнгән аеруча әһәмиятле истәлекле даталаргаII нче бүлектә татар һәм рус телләрендә белешмә текстлар, библиографик әдәбият исемлекләре бирелә. Исемлекләрдә, күбесенчә, яңарак басмалар, соңгы елларда дөнья күргән җыентыклардан һәм вакытлы матбугаттан мәкаләләр тәкъдим ителә. Әлеге библиографик мәгълүмат ике өлешкә бүленә. Беренче өлештә авторның татар, рус һәм башка телләрдәге әсәрләре басылып чыгу еллары буенча хронологик тәртиптә күрсәтелә. Икенче өлештә юбилярның тормыш һәм иҗат юлы турында материал – библиографик күрсәткечләрнең, китапларның, газета һәм журналлардагы, җыентыклардагы мәкаләләрнең тасвирламалары – китерелә. Барлык библиографик материаллар Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге белешмә-библиографик аппаратына нигезләнеп әзерләнде. Басмада кереш сүз, белешмә китаплар исемлеге дә бар. Календарьдан файдалану уңайлырак булсын өчен аның ахырында «Исемнәр күрсәткече» белән «Учреждениеләр һәм оешмалар атамалары күрсәткече» урнаштырыла. Ел саен чыга торган бу календарь китапханәчеләргә, музей, радио һәм телевидение, матбугат хезмәткәрләренә, укытучыларга, туган якны өйрәнүчеләргә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.
 
От составителя.
Календарь отражает наиболее значительные памятные даты из истории республики, ее политической, экономической, научной и культурной жизни, а также юбилейные даты известных писателей, деятелей науки, образования, культуры и искусства Татарстана. Издание состоит из двух разделов. В I разделе параллельно на татарском и русском языках приводится хронологический перечень юбилейных дат и событий на 2011 год. Юбилейными датами принято считать: для организаций – 25, 50, 70, 75, 100 и далее каждые 25 лет; для персоналий – 50, 60, 70, 75, 80 и далее каждые 10 лет. Факты, относящиеся к дореволюционной истории, датируются по новому календарному стилю. Даты, посвященные длительным событиям (происходившим месяц и более), приводятся после основного перечня дат, в конце месяца. События, точные даты которых не установлены, указаны в конце раздела. Отдельно выделен перечень юбилейных дат Героев Советского Союза – наших земляков. Во II разделе календаря представлены наиболее знаменательные даты года (обозначены в I разделе звездочкой *). Каждая дата сопровождается справочным текстом на татарском и русском языках и рекомендательным списком литературы, включающим книги, статьи из сборников и периодических изданий в основном за последние годы. Библиографические списки рубрик, посвященных персоналиям, состоят из двух частей. В первой части отражены произведения автора на татарском и русском языках в хронологии их издания; во второй – представлены материалы о жизни и творчестве юбиляра: библиографические указатели, научные и справочные издания, публикации в периодической печати. Библиографическая часть календаря подготовлена на базе справочно-библиографического аппарата отдела татарской и краеведческой литературы Национальной библиотеки РТ. Календарь снабжен предисловием, списком справочников, именным указателем и указателем названий учреждений и организаций. Календарь выходит ежегодно. Адресован работникам библиотек, музеев, средств массовой информации, преподавателям.
 
 




Меню сайта
Форма входа

Поиск
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 288





Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
     
В верх страницы

В низ страницы